ҖӘНҖАЛЛЫ с. 1) Ызгыш-талашлы, җәнҗалдан торган, шау-шулы, гаугалы. Җәнҗаллы заман шул. Кыз баланың көтәргә вакыты күп булмый. Н.Дәүли. Арада җәнҗаллы дулкыннар үткәндә, Син дә бит еладың – түзмәдең. Ф.Гыйззәтуллина. Явыз Иван үлгәннән соң башланган җәнҗаллы чор кабат кайтмадымы икән? М.Юныс

2) Җәнҗал чыгаручан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә