ҖӘНҖАЛЛАШУ ф. Үзара талашу, ызгышу, даулашу. Нинди җәнҗаллашу инде сезгә – гомерлек күрше, сердәш, ахирәтләргә?! Н.Дәүли. Ә без монда, Кузнецовлар һәм Дубцовалар белән җәнҗаллашып, ми черетергә калабыз. Ш.Камал

Җәнҗаллашып алу Берара, аз гына җәнҗаллашу

Җәнҗаллашып йөрү Төрле урыннарда, төрле кешеләр белән җәнҗаллашу

Җәнҗаллашып тору 1) Хәзерге вакытта, сөйләү моментында җәнҗаллашу

2) Туктаусыз, әледән-әле җәнҗаллашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә