ҖӘНҖАЛЛА’У ф. Җәнҗал чыгару, тавыш-гауга кубару, ызгыша башлау, талашу. Кәефе булмаганда, нык ачуы килгәндә, бераз җәнҗалларга ярата инде ул [Мансур] шулай. Казан утлары Җәнҗаллап алу Аз гына җәнҗаллау; кечкенә генә җәнҗал барлыкка килү Җәнҗаллап йөрү Төрле урыннарда, төрле кешеләр белән җәнҗал куптару; һәрвакыт нинди дә булса җәнҗалга сәбәпче булу Җәнҗаллап тору Һәрвакыт, гел җәнҗаллау Җәнҗаллый башлау Җәнҗалларга керешү Җәнҗаллый бирү Җәнҗаллавын дәвам итү, һаман да җәнҗаллау |