ҖӘНҖАЛ и. фар. Зур гауга, кычкырыш-талаш, ызгыш. Җәнҗалның зураюыннан шүрләп, төрмә башлыклары японнарны төрле камераларга таратканнар. А.Гыйләҗев. --- квартира җәнҗалы буенча суд карарын игълан иткәч, без кечкенә тәнәфес ясап алдык. Ә.Еники. Туган белән туган арасында җәнҗал, гауга чыкмады. Р.Батулла

Җәнҗал кубару Ызгыша, кычкырыша башлап, башкаларны да шул җәнҗалга тарту, кемгә дә булса бәйләнү, тавыш чыгару. Яшь килен алдында җәнҗал кубарып, көлкегә калуың бар. Җ.Рәхимов. Җәнҗал кубу Тавыш, гауга чыгу, ызгыш-талаш башланып китү. Күпме җәнҗал кубачак. Ә.Еники. Җәнҗал куптару к. җәнҗал кубару. Хатыны бәбәй табар вакыт җиткәч, исенә төшкән, өенә исереп кайтып җәнҗал куптаруларын оныткан Шәрифең. М.Хуҗин. Айрат беренче вакытта җәнҗал куптарды, көн саен диярлек Лилиягә кычкырды, хәтта бер тапкыр кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Казан утлары. Җәнҗал күтәрү к. җәнҗал кубару. Шулай да җәнҗал күтәрәсе килмәде [Габделбәрнең]. Б.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә