ҖӘНАП и. гар. кит. Зур дәрәҗәләргә, хөрмәткә ия булган затларны олылау йөзеннән әйтелә торган сүз. Академия әгъзасы Василий Васильевич Радлов җәнаплары – иң бөек тюрколог галимнәрдән. Р.Фәхреддин. Инде үзләре генә түгел, тоташ дөнья үзгәргән иде: патша җәнаплары төшерелеп, алай гынамы, бөтен гаиләсе белән атып үтерелеп, илгә большевиклар хуҗа булган иде. Г.Якупова. Озата килүче пәһлеван, янә ишарәләп: – Падишаһыбыз Гыйфрит җәнаплары тәхеттә! – диде. Р.Батулла ◊ Җәнабе гали Галиҗәнап; барыннан да өстен булган зат; өстенлек иясе. Мән җәнәбе галиләреңездән үтенәмен, Сафа байның кызыны алсаңыз, зур туй кылмый, сараеңызга кызны китереп никах идеңез. Ф.Халиди. Җәнабе Хак 1) дини Бөек Аллаһ (Аллаһны олылау сүзе). Чөнки дога – бәндәләрне Җәнабе Хакка якынлаштыра торган иң гали чара. Инсан һәм дин; 2) к. җәнабе гали. Җиһанның бөекләрдән бөек газамәтле шагыйре – Җәнабе Хак үзе! М.Галиев |