ҖӘМШӘЮ ф. сөйл. Ямьшәю. Болай да бүлтәеп торган калын иреннәре җәмшәеп җәелә, күзләре кинәт кенә болыт арасыннан чыккан кояш кебек балкый. Г.Галиев Җәмшәеп бетү Тәмам, бик нык җәмшәю. [Керүченең] Башында уңып, җәмшәеп беткән кубанка. Ш.Маннур Җәмшәеп тору Җәмшәйгән хәлдә булу Җәмшәя бару Торган саен ныграк җәмшәю Җәмшәя башлау Җәмшәергә тотыну Җәмшәя төшү Бераз җәмшәю |