ҖӘМГЫЯТЬ и. гар. 1) Яшәеш барышында конкрет тарихи шартларда берләшкән халык. Тел җәмгыятькә бәйле һәм җәмгыять үсеше өчен гаять әһәмиятле. Ф.Сафиуллина. Гаилә – җәмгыятьнең үзе кебек үк, бик борынгы иҗтимагый институт ул. М.Әхмәтҗанов. --- җәмгыять тормышына хатын-кызны катнаштыру кирәклеге таныла. Г.Исхакый 2) Билгеле уртак максатлар белән оешкан берләшмә. 1901 елда Гаяз әфәнде, якын дус-ишләре белән берлектә, «Шәкертлек җәмгыяте» дигән яшерен җәмгыять оештыра, һәм бу җәмгыять «Тәрәкъкый» гәзитәсен чыгара башлый. Ф.Әмирхан. «Ватан» җәмгыятенең оештыру конференциясендә, чит илләрдәге татарлар белән элемтәне ныгыту өчен, алар белән яңалиф графикасында элемтә тоту кирәклеген мин күтәреп чыккан идем. Ә.Кәримуллин. Лингвистик җәмгыятьне без үзебезчә «И туган тел» җәмгыяте дип атый алыр идек... Мәдәни җомга 3) Уртак эшчәнлек, билгеле бер тоткан урыны, бердәй чыгышы, мәнфәгатьләре нигезендә берләшкән кешеләр төркеме. --- бүгенге Россия матбугатында «яңа русларның» кенәз, Россия дворяннары җәмгыяте члены булуы (дөресрәге, бу исемне сатып алуы) турында хәбәрләр күренә. Я.Шәфыйков 4) иск. Җыен; митинг. Шәкертләр тавышыннан шау-гөр килеп торган бүлмәгә керү белән, Вәли мулла, ачуланып: «Бу нинди рөхсәтсез җәмгыять тагын?!» – дип кычкырды. Казан утлары 5) сөйл. к. җәмәгать. Ул шулай сөйләп килде дә бөтен җәмгыять өстенә акырды. Г.Ибраһимов |