ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК җый. и. 1) Җәмгыятьтә иҗтимагый фикерне чагылдырган һәм җәмәгать тормышында актив катнашкан, яңалыклардан хәбәрдар булган алдынгы катлау. Сәбәп тирәндәрәк ята: хикмәт шунда ки, Әбүбәкер абзый да, Әминә апа да – тарихи шәхесләр. Татар халкының чын зыялылары, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм кешеләр. Ә.Еники. 1985 елда җәмәгатьчелек Тукайның йөз еллык юбилеена әзерләнә башлады. М.Мәһдиев. Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы бу китап җәмәгатьчелектә киң яңгыраш ала. Мәдәни җомга

2) Җәмгыятьнең аерым бер катлавы; уртак эшчәнлекләре, шөгыле, һөнәре яисә кызыксынулары, бердәм мәнфәгатьләре белән берләшкән кешеләр даирәсе. Бүген Казан медицина җәмәгатьчелеге арасында шундый сүзләр ишетергә мөмкин иде. Г.Әпсәләмов. Синең сүзең кирәк, Нәкый... Әнә шул Мәскәү язучылар җәмәгатьчелегенең Пастернакка карата чыгарган карары белән килешәсеңме, юкмы?.. Ә.Еники. --- әдәби җәмәгатьчелек тәнкыйтьнең торышыннан беркайчан да канәгать булмады. М.Вәли

3) Киң катлау, бар халык, күпчелек. Процент шаукымы үз-үзебезне генә алдау түгел, азак килеп, бөтен ил җәмәгатьчелеге алдында күз буяу икәнлеген исбатлап күрсәтегез. Б.Камалов. Барысы да – тәрбиядән, Хәлил абый, тәрбиядән. Ата-ана тәрбиясеннән, мәктәп тәрбиясеннән, җәмәгатьчелек тәрбиясеннән. А.Шамов. Төп максат, әлбәттә, Русия һәм дөнья җәмәгатьчелегендә ислам һәм мөселманнар турында дөрес, гадел фикер тудыру. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә