ҖӘМӘГАТЬЛЕ с. 1) Җәмәгате, хатыны булган, өйләнгән. Арада Корбангали генә җәмәгатьле иде. Ш.Камал. – Сабир җәмәгатьле бит ул хәзер, безнең ишеләр белән бик сөйләшеп тә тормас, – диде шунда кызларның берсе. Казан утлары 2) Гаиләсе булган, гаиләсендә күпмедер кеше булган. Менә, ниһаять, сәфәр чыгар көннәр дә якынлашты. Беренче булып, аз җәмәгатьле гаиләләр кузгалырга булды. М.Галәү |