ҖӘМӘГАТЬЛӘШТЕРҮ ф. 1) Җитештерү тармакларын берләштерү, җитештерүне иҗтимагый формага кору; коллектив хуҗалык оештыру. Вак крестьян хуҗалыкларын җәмәгатьләштерү

2) Матди милекне, транспорт чараларын һ.б. әйберләрне, бергәләп файдалану өчен, гомумхуҗалык милкенә әверелдерү. Урманнарны җәмәгатьләштерү. Сулыкларны җәмәгатьләштерү

Җәмәгатьләштерә башлау Җәмәгатьләштерергә керешү

Җәмәгатьләштереп бетерү Җәмәгатьләштерүне төгәлләү, барысын да җәмәгатьләштерү

Җәмәгатьләштереп йөрү Хәзерге вакытта җәмәгатьләштерү белән шөгыльләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә