ҖӘМӘГАТЬ и. гар. 1. 1) к. җәмгыять (1 мәгъ.). Колхоз-совхозлардагы партия оешмалары бүгенге авыл кешеләрендә күренә башлаган шәхси мәнфәгатьне җәмәгатьнекеннән өстен кую, җиңел юллар белән яшәргә маташу, эчүчелек кебек яман чирләр белән нык көрәшергә тиешләр. И.Низамов

2) Нинди дә булса бер максат белән берләшкән оешма, мәнфәгатьләре уртак булган кешеләр төркеме. Шулай, эчемлек сата алмыйсыз! Җәмәгать җыены рөхсәт итми. Г.Бәширов. Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышлар уздырырга хокуклы. М.Әхмәтҗанов. Җәмәгать урыннарында, кибеттә дә, автобуста да, урамнарда да туган телебездә сөйләшүчеләрне еш очратасың. Мәдәни җомга

3) Бер урында бергә яшәүче халык, кешеләр төркеме. Җәмәгать бу яңа кибеттә аракы сатмагайлары дип шикләнә. Г.Бәширов. – Бүген җыелышта сүз нәкъ ферма турында барачак, җәмәгать алдында ярып сал, әйтәсе сүзләрең булса, – диде. Ф.Хөсни

4) сир. Аерым бер гаилә кешеләре, өй кешеләре. [Гали] Кочегар булып хезмәт итеп, җәмәгатьләрен тәрбия кыла иде. Ш.Мөхәммәдев. Бөтен өй җәмәгате чәй эчәргә утырды: иң түргә – йөз яшьлек Зөһрә әби, --- икенче ягына Патый карчык утырды. М.Галәү

5) Кемнең дә булса хатыны. Халикъ абыеңның хәләл җәмәгате булам. Ш.Камал. – Бүректән дә бигрәк, өйдәгеләр: инәең, җәмәгатең, бала-чагаң белән сөйләш, – дип, аның уйларын белгән кебек өстәп куйды секретарь. Ф.Хөсни. Элегрәк Урта Азия түрәләренең күпчелегенең җәмәгате татар милләтеннән иде. Т.Галиуллин

6) махс. Кайбер термин һәм тотрыклы сүзтезмәләрдә «халык исеменнән», «халыкка мөнәсәбәтле», «халык файдасына» һ.б.ш. мәгънәләрне белдергән беренче кисәк буларак кулланыла (мәс., җәмәгать башлангычы, җәмәгать гаепләүчесе, җәмәгать эшлеклесе). Бүген бит нарсудта бер «шома егет» тарафыннан көчләнгән Нәфисә эше карала. Мин анда җәмәгать гаепләүчесе булып катнашам. Т.Гыйззәт. Безгә мәгълүм булганча, күренекле татар галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Мөхәммәтрәхим Юнысов, Хәсән Акчурин, Галимҗан Баруди кебек затларның берәмтекләп җыйган кулъязма китаплары, сәнгать әйберләре һ.б., ияләре үлү белән үк диярлек, таралып юкка чыкканнар. М.Әхмәтҗанов

2. энд. сүз функ. Бер урында җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итү сүзе буларак кулланыла. Сәвит өе бусагасына үтә иртә килеп, озак көттерерлек булмагыз, җәмәгать. Ф.Хөсни. Кемнеңдер башына төплерәк уй килде: «Җәмәгать, чиләккә генә сыймый моның суы. Зуррак савыт кирәк, бидоннарны алып килик». К.Кәримов. Аннан соң гына сабыр, колакка ук ятышлы салмак тавыш белән: – Йә? Хәлләрегез ничек, җәмәгать? – дип сорап куяр иде. Мирас

Җәмәгать эше Милли, сәяси, мәдәни, һөнәри һ.б.ш. ихтыяҗларга бәйле рәвештә, төп хезмәттән тыш, түләүсез, үз ихтыяры белән алып барыла торган эш. Мин [Галия] җәмәгать эше буенча Елга аръягы эшчеләре арасына йөрдем. Г.Кутуй. Ул Каргалыда һәм Кабулда дини белем ала, гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы белә, атасы Ибраһим Тынкачев кебек, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә