ҖӘЛТ-ҖӘЛТ рәв. Бик тиз, җәһәт, кызуланып, ялт итеп. [Стрельцов] Тротуардан җәлт-җәлт атлап бара. И.Гази. Шәмсия карчык, --- гөнаһлы җирдән ераграк булуың хәерле дигәндәй, урыныннан кузгалып, таякка таянып, җәлт-җәлт, автобус тукталышына атлады. Ф.Имамов. [Самат] Баш төзәтергә дип, «бурычка» бераз акча алды да, җәлт-җәлт атлап, үз юлы белән китеп барды. Ватаным Татарстан |