ҖӘЛТ рәв. 1) Бик тиз, ялт кына. Машина тагын җәлт кенә кузгалды. А.Гыйләҗев. Үзем язам, үзем теге кунакның миңа текәлеп утыруын да тоям. Әледән-әле җәлт кенә күз дә төшереп алгалыйм тегеңә. Ф.Баттал. Һич кыстатмыйча, [малай] үзе сикереп тора, беркем искә төшермичә, битен-кулын юа, табынга җәлт килеп утыра... Ф.Хөсни 2) Җәһәт кенә; бик тиз, кызу-кызу. Без, студия егетләре, җәлт кенә акча җыешып, яңа фатирга күченүчеләргә карават, өстәл, радиоалгыч алдык. А.Хәсәнов ◊ Җәлт иткәнче Бик тиз, күз ачып йомганчы. Хезмәтчеләр ашамлык өелгән подносларны, жонглёр осталыгы белән тотып, җәлт иткәнче тиешле бүлмәгә илтеп тапшыралар. А.Расих. Җәлт итеп к. җәлт иттереп. Җәлт иттереп Тиз генә. Җәймәне бер якка алып ташлады, җәлт иттереп, идәнгә сикереп төште. А.Гыйләҗев |