ҖӘЛПӘЮ ф. к. җәлпәкләнү. Баш арты кыйшайган, «кыяр» кебек сузылган, җәлпәйгән кешеләр бар. Үзең нинди, көзгең шундый. Юраның озын чәче баш артының җәлпәйгән булуын капласа, Вадимның баш арты сузынкы икәне әллә кайдан «кычкырып» торачак. Үзең нинди, көзгең шундый Җәлпәеп бетү Тәмам, бик нык җәлпәю. [Мортаза бабайның] Өстендә озын җиңле ак күлмәк, җиңсез кыска бишмәт, башында җәлпәеп беткән түбәтәй. Г.Әпсәләмов Җәлпәеп калу Җәлпәйгән хәлгә килү Җәлпәеп тору Җәлпәйгән хәлдә булу Җәлпәя бару Торган саен ныграк җәлпәю Җәлпәя башлау Җәлпәюгә табан үзгәрү Җәлпәя төшү Бераз җәлпәю |