ҖӘЛПӘК с. 1) Башы, очы яссыланып, бераз гына яньчелеп торган. Янәшәдәге каравылчы өе алдында бәйгә куелган бияләйдәй җәлпәк борынлы, уклау сыйраклы, шома йонлы эт аларга усал гына ырылдап калды... Т.Әйди 2) Биек булып очланып тормаган, җәенке формалы. Икенче матур йортның түбәсе җәлпәк. М.Юныс. Фәнни-техник революция гадәти кораб архитектурасын чәлпәрәмә китереп ташлаган: корабның койрыгы – җәлпәк; корылманы түгәрәкләп, җыйнаклап азапланмаганнар... М.Юныс ◊ Җәлпәк авыз 1) Ямьсез, зур авызлы кеше; 2) Сер тотмаучы кеше |