ҖӘЛЛАД и. гар. 1) Үлем җәзасын башкаручы; палач. Ак патша бар, аның түрәләре бар, түрәләрнең кылычлары, камчылары, җәлладлары бар. М.Гали. Мин тез чүкмәм, җәллад, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә. М.Җәлил 2) күч. Бик явыз, рәхимсез, мәрхәмәтсез кеше. Каенанасын күрә төшләрендә, җәллад булып килә каршына. М.Укмаси. Яшерен комиссия җәлладлары тарафыннан кыйный-кыйный сорау алынган, әмма, җәза бирелмичә, иреккә чыгарылган. В.Имамов |