ҖӘЛЕ’П ИТҮ ф. 1) Дикъкать, игътибар сүзләре янында килеп, игътибар бирергә, кызыксынырга мәҗбүр итү. Минем игътибарымны революция вакыйгаларын һәм гражданнар сугышын чагылдырган материаллар аеруча җәлеп иттеләр. Ә.Еники. Шигърият иленә кергән тәнкыйтьчеләребезнең теге яки бу әдипкә карата ничаклы объектив булуы, бәяләрдәге логик эзлеклелеге, стилистикасы, терминологиясе һ.б. сыйфатлары игътибарны җәлеп итә. Р.Әхмәтҗанов. Әйе, шәехнең игътибарын җәлеп итә алмады Сөембикә. М.Хәбибуллин

2) Нинди дә булса эшкә тарту, үзенә карату. Шул фикернең дөреслеген тикшерү өчен, Тухачевскийны Кронштадт фетнәсен бастырырга җәлеп ителгән көчләргә командующий итеп билгелиләр. З.Зәйнуллин. Шәһәрне яшелләндерү эшенә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү

3) Үзенә тартып тору. Суы – мәхәббәт утында янучыларга дәва биргән, башка шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә җәлеп иткән данлыклы Мәхәббәт чишмәсе М.Юныс. Патша тавы бик зур булып, ераклардан үзенә җәлеп итеп тора. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә