ҖӘЙРӘ’Ү ф. 1) Җәелеп ташу, киңәеп агу. Әнә безнең Сакмарыбыз ничек җәйрәп ага. Г.Гомәр 2) Киң булып җәелеп яту, киңлеге, зурлыгы белән аерылып тору. Җәйрәп йоклый кырлар-басулар, Йоклый күлләр-сулар... М.Шабаев. Өлгергән алмалар, хөрмәләр, күл тутырып җәйрәп чәчәк аткан төнбоеклар була. М.Хәбибуллин. --- авыллар, бәрәңге кишәрлекләре, алмалары тулышып килгән бакчалар, түтәлләрдәге гөлләр – һәммәсе кайнар кояш астында җәйрәп, яшәешнең һәр күзәнәктән тулып ташыган тантанасы булып, күкрәп утыралар. М.Маликова Җәйрәп яту Җәйрәгән хәлдә булу. Тирбәндереп якты уйларымны, Җәйрәп ята данлы, киң илем. Ә.Ерикәй. Пароходлар йөри торган мул сулы дүрт елгасы, --- таулары һәм урманнары, тугайлары һәм чишмәләре белән, Татарстан җире илебезнең уртасында, кояшка күкрәген киереп, җәйрәп ята. Ф.Хөсни. Хәзер минем кулымда мәгълүмат күп иде, авыл үзе дә, аның тарихы да минем күз алдымда җәйрәп ята иде. Ф.Бәйрәмова |