ҖӘЙРӘН и. Куышмөгезлеләр семьялыгыннан, матур сынлы, җитез кыр кәҗәсе. Бу тирәдә, күрәсең, җәйрәннәр һәм сайгаклар бар иде. Н.Фәттах. Фәттах җәйрәнгә генә хас җитезлеге белән нык аерылган Торсынбайны туган энесе кебек якын күрә, ярата иде. Ф.Кәрим. Тик бу елмаюда шундаен гаярьлек, тәкәбберлек, горурлык, бирелгәнлек күрде ки, хан кызы икенче мәлдә аучы каршына килеп чыккан җәйрән кебек сискәнеп китте. М.Хәбибуллин |