ҖӘЙПӘК I с. сөйл. Җәенке, яссы. Кайсылары, су өстен салмаклатып, ярышып, җәйпәк таш аталар. З.Ярмәки. Шулчак йорт урыны кадәр җәйпәк боз Нәбиулла бабасын каплагандай булды. А.Хәлим. Шаһ илендә җәйпәк ипи пешерәләр, ипине ул анда ашарга өйрәнде, ә менә табын тутырып торган калын калачны беренче тапкыр авызына кабуы иде. М.Хәбибуллин |