ҖӘЙМӘ и. 1) Урын-җир өстенә җәелә торган япма, простыня, түшәк япмасы. Мәгъсүм кроватенда ак җәймә өстендә чалкан ята. З.Һади. Анна Ивановна Динәнең өстенә җәймә япты да, баш очына килеп, битенә суккалады: – Диночка, Диночка, уян инде! М.Маликова. Ак мунча, зат мунча – хәтфә япмалары, крахмалланган җәймәләре, сөлгеләре, кирәксенгән кешегә – сырасы, зильтерски куасы белән. Ф.Хөсни

2) күч. Җиңел, юка япма. Галимҗан ай нурында аның кара толымнарын бер үрә, бер сүтә иде... Аннан аларны, җәймә итеп, Айсылуның ак тәненә каплый иде. Ф.Бәйрәмова. Хәтта төрле яктан калкып чыккан атлар да, ай нурына манчылып, турысы булсын, карасы булсын, юка гына көмеш җәймә бөркәнгән төсле булып күренәләр иде. Г.Бәширов

3) Ашъяулык, өстәл япмасы, эскәтер. Инде минем авыздан вәгъдә ычкынгач, Нәҗип безнең өйгә иң кадерле кеше булып йөри башлады. Ак җәймә җәеп кенә каршы алмыйлар иде аны. Ә.Еники

4) Токмач кисәр өчен, юка итеп җәелгән камыр. Аннары токмач җәймәсе кадәр марля алып, шуңа сары ревонол агызды. Х.Камалов. Бер җәймә токмач кисү

5) диал. Ачы яки төче камырдан юка итеп, табага җәеп пешерелгән камыр азыгы; табикмәк. Әни җәймә пешерә, ул каймак белән бигрәк тә тәмле була. Кыстыбый җәймәсе

6) иск. Япкыч, япма, чаршау һ.б.ш. Әни алып килгән модалы пальто, җәймәгә төрелгән килеш, чөйдә тик эленеп тора, иске бишмәтем өстеннән шәлемне урыйм да йөри бирәм. Ф.Хөсни

7) Гөмбә һәм кайбер үсемлекләрдә була торган элпә. Шампиньонның җәймәсе – алсу, аннан шәмәхә төскә керә, ә аксыл гөмбәнең җәймәсе юк, эшләпәсе өске яктан яшькелт төстә була. И.Рәхимова. Гади бөркет канатының [абаганың бер төре] спорангийлары яфрак җәймәсенең читендә урнаша һәм аска бөтерелеп тора. И.Рәхимова

Җәймә итү Җәймә кебек җәелдереп, авызны зур ачып елау. [Кави] Урам буйлап, авызын җәймә итеп Елый-елый кайтты өенә. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә