ҖӘЙЛӘ’Ү II ф. Җәйне табигать кочагында уздыру, шәһәрдән читтә, җәйге өйләрдә яшәү. Тауда җәйләп, ташта үскән, агай-энедән башка үскән. Табышмак. Талларым, кырларым, кошларым! Мин сездә күпме җәй җәйләдем, Мин сездә күпме кыш кышладым. Р.Вәлиев. Тыныч җәйли алмам җәйләрне. Ш.Җиһангирова 2) Йорт хайваннарының болында яки урман аланында утлавы. Ялгыз җәйләгән куй – бүрегә җим. Мәкаль Җәйли башлау Җәйләргә тотыну. Иделнең уң ягына чыгып җәйли башладылар. М.Хәбибуллин |