ҖӘЙЛӘ’Ү I и. 1) Күчмә халыкларның җәйге тору урыны. Ә бит ерак җәйләүләрдән йөреп кайтканда, йөгереп каршы чыгар иде дә: «Исән-имин кайттыңмы, Йосыф җаным!» – дияр һәм кочагына иңәр иде. М.Хәбибуллин. Әлбәттә, бер баруда мин аларның барысында да була алмадым, әмма кайчандыр төрки ханнарның җәйге җәйләве булган «летняя ставка»га барасы килү теләге калды... Ф.Бәйрәмова

2) Билгеле бер кабилә кешеләре тупланып яши торган урын. Ил-җәйләвең кай тарафта иде, баһадир? М.Хәбибуллин

3) Җәй айларында терлекне утлату өчен, болында яки урман аланында киртәләп алынган махсус корылма. Авылыбызның язын котлап уңыш бирде Бу ел иген кыры, печән җәйләве дә. М.Җәлил. Җәйләүләрдә тугай, Тугайларда тургай Канатларын җилпи җилләрдә. И.Юзеев. Мөкәррәмә җәйләүдән кайтып кергәндә, кунаклар барысы да китеп беткәннәр, сыерлар көтүдән кайткан иде. А.Расих

4) геогр. Өслеге тигез булган зур яссы калкулык; русчасы: плато. Кырым җәйләве



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә