ҖӘЙГОР и. диал. Салават күпере. Ачык дәрес бирә бүген дөнья... Чишмә чыңы күккә үрелә. Туган җирем, Мең төсмере белән, Җәйгор булып җанга чигелә. Р.Газизов. Ул зәңгәр һаваны күрә, төрле төсләргә буялганлыктан, җиргә төшкән җәйгорны хәтерләтеп торган йортларны күрә. М.Кәбиров. Көзге урман, яфракларын манып, Агачларда җәйгор кабындыра. Н.Әхмәдиев |