ҖӘЙГЕ с. 1) Җәй көне була торган, җәй көненә хас булган. Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән. Г.Тукай. Җәйге яңгыр килә төньягыннан. Вакыт-вакыт дымсу җил бәрә. Г.Хуҗиев. Әгәр җәйге эссе көнне, кырда яки болында йөргәннән соң, караңгы чыршы урманына килеп керсәң, шунда ук салкынча, дымлы һаваны сизәсең. И.Рәхимов

2) Җәй көне кия торган. Өстендә ак ефәктән җәйге костюм. Ә.Еники. Ләйсирә җиңел җәйге халаттан гына. М.Вәли-Барҗылы. Частьтагы хәрбиләр җәйге формага күчкәннәр инде. С.Шәрипов

3) Җәй көне, җылы вакытта тору, ашарга пешерү өчен җиңелчә материалдан төзелгән. – Китәбез инде, абый, китәр вакыт җитте... – Җәйге дачадан күчеп китүче таныш түгел кыз әйтә моны. Ш.Галиев. --- сугыштан соңгы бишьеллыклар чорындагы ярлы гына җәйге лагерьларда учак якканда, бергә җылынып утырган дуслар кайларда да, кайсысы кем булган, аларның язмышлары нинди... Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә