ҖӘЙ и. 1) Елның яз белән көз фасыллары арасында килә торган иң җылы вакыты; ел календаренда июнь, июль, август айлары. Яңа күлмәк киеп, җәйләр җитә!.. Бер мин генә иске күлмәкле! Н.Измайлова. Мең тугыз йөз егерме өченче елның коры җәй башлары иде. Ф.Хөсни. Чәчәкләр алар – җәй хәбәрчесе. Ф.Яруллин

2) күч. Гомернең җитлеккән, өлгергән иң матур чагы. Ә кайда соң безнең җәйләр? – Алдамы, артта микән? Н.Измайлова. Гомеремнең җәй уртасы, Чәчәкләре тере әле. Тик юк инде өмет гөлем, ачылмаган бөреләре. Х.Мөдәрисова

Җәйгә чыгу Җәй башлану, җәй җитү. Җәйгә чыккач, буш вакытын гел шунда [бакчада] чокчынып үткәрде. И.Гази. Җәйдә – сусыз, кышта агачсыз калу Елның ике сезонын да бернинди әзерлексез каршы алу. Җәйнең җәй буена Җәйнең башыннан алып ахырына кадәр; бөтен җәй буена. Шулай итеп, без бабай белән җәйнең җәй буена көтүдә йөрдек. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә