ҖӘЗБӘ и. иск. Циркуль. Әнвәр өстәлгә алсу кәгазен җәеп, готовальнясын ачып куйды. Кызыл бәрхет эчендә ак тимер җәзбә, каләмнәр елкылдап ята иде. М.Маликова. Бер шәкерт кулдан ясалган җәзбә белән шәмаил сыза. М.Галәү. Кунак кыз белән әни чәйгә киткән арада, мин, җәзбә белән сызып, карандашлар белән төрле төскә буяп, хат башын ясап та алдым. Г.Бәширов |