ҖӘЗАЛА’У ф. 1) Гаеп эш эшләгән өчен җәзага тарту, җәза бирү. Сабый чактан ук төрле йолаларга --- ышанган Сәлим хан, оста Дәүран гомере – чынлап та, үзенең гомере, дип уйлап, иң алдан җәзаланырга тиеш кешене йолып калды. М.Хәбибуллин. – Саламны рәхәтләнеп урлыйлар, берәрсен тотып, бүтәннәргә сабак булсын өчен җәзаларга кирәк, – диде Солтан. А.Расих 2) Физик газаплау. Әйе, фашистлар ерткычларча җәзалаган вакытта да түзгән ул батыр кыз. А.Әхмәт. Аталары камышлыкта гөрес-гөрес үрдәк-каз атса, бот хәтле игезәкләр эт-мәче җәзалап кул шомартты. Н.Гыйматдинова. Лефортово һәм Лубянкада җәзалап үтерелгәннәрдән аермалы буларак, ул урынга исән-сау – тере кешеләрне китерә торган булалар. Казан утлары 3) Бәла-каза җибәрү, зарар китерү. Ходай Тәгалә ни гөнаһ шомлыгыбыз аркасында болай җәзалый торгандыр инде безне?! Ф.Әмирхан. Ходаем, нинди генә гөнаһларым өчен җәзалыйсың икән мине? Г.Галиева Җәзалап алу Берара җәзалау; аз гына җәза бирү Җәзалап бетерү Барысын да җәзалау; бик күп төрле алымнар белән җәзалау Җәзалап тору Даими рәвештә, бертуктаусыз җәзалау Җәзалый башлау Җәзаларга тотыну. Хәзер дә становой пристав, окружной начальник, волостнойлар, поплар белән авылларыбызга килеп, безне төрлечә җәзалый башладылар. С.Алишев Җәзалый бирү Җәзалауны дәвам итү, һаман да җәзалау |