ҖӘЗАЛАНУ ф. 1) төш юн. к. җәзалау. Җәзаланган кешеләрне тәрегә кадакланган килеш калдырып, халыкны куып тараткач кына, Винитар король кайтыр юлга чыкты. М.Хәбибуллин. Бераз вакыт узганнан соң, бу кабих җанның үтерелгән, җәзаланган, яндырылган мәетен табалар. Р.Батулла 2) Интегү, җәфалану, азаплану. Иртәдән бирле ашамаган-эчмәгән, эшендә җәзаланган хатынның тамагына төер тыгылды ---. Н.Көбәш |