ҖӘЗА и. гар. 1) Гаеп эш яки җинаять эшләгән кешегә карата кулланыла торган йогынты ясау чарасы. Нәрсә ул шелтә? Үз вөҗданыңа хыянәт итүдән күп җиңел җәза бит ул. А.Расих. Әмир хаҗи баш күтәргән ташчыларга җәзаны үзе бирде. М.Хәбибуллин. Минемчә, мең чиновникның даими җәзасына дучар булып торганчы, бер гадел хөкемдарга тугрылыклы булып калу мең тапкыр артыграк. Ф.Урманче

2) Үтерү, һәлак итү, үч алу; физик газап. Аннан ул, үлем җәзасыннан котылган кешедәй, безгә балкып килеп керде: егетемә бронь биргәннәр, ул заводта калачак!.. Ә.Еники. --- белешмәдә «Алкин И.С. хөкем җәзасын үтәгәндә, 1939 елның 4 маенда үлгән» дип язылган була. Казан утлары. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагеренә яба һәм, газаплаулардан соң, үлем җәзасына хөкем итеп, 1944 елның 4 сентябрендә үлем карарын гамәлгә ашыра. Казан утлары

3) Бәла-каза, тормыштагы авыр күренеш, азап, рухи газап. Дошманның аз эшенә кайгы тартма! Һәр бәндә үз җәзасын үзе табар. М.Гафури. Бел, Зөһрә, бу эшеңнең иң зур җәзасы минем башыма төшәчәк. Бөтен хурлыгы миңа булачак... Ә.Еники. Без кылганнарның, безнең хаталарның җәзасын ала сабыйлар. М.Маликова

Җәзага тарту Гаеп эш өчен җавап бирергә мәҗбүр итү, йогынты ясау чарасын куллану. Әлбәттә, кайбер каракларны тотканнар, --- аларны җәзага тартканнар һәм тарихи тыюлыкны ныграк саклый башлаганнар. Ф.Бәйрәмова. Бер сәгатьтән соң инде ул – әлеге кенәз – җәзага тартыла, аны аяк-кулларыннан агач тәрегә кадаклап куялар. Ф.Урманче. Кыерсытучыны ничек җәзага тартырга соң? Хайваннар дөньясы. Җәзасын тартсын «Җинаятенең тиешле җәзасын күрсен» дигән мәгънәдә әйтелә. Миңа каршы килүчеләр кодрәтле Сәлим морзаның каһәре аркылы җәзасын тартсын! М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә