ҖӘЕН-КЫШЫН рәв. Елның-ел буена; җәен дә, кышын да. Урманнарда меңәр еллык карт наратлар, чыршылар, җәен-кышын яшәреп, шаулашып утыралар. Г.Ибраһимов. Җәен-кышын бергә уйнап, бергә укып үскән иптәш малайлар искә төште. Г.Бәширов. --- ятим шәкерт, үзенең хәлфәсенә самавыр куеп, аш пешереп, җәен-кышын шул мәдрәсәдә яши биргән. Ә.Еники |