ҖӘЕНКЕЛӘНҮ ф. Җәелеп китү, җәенкеләнгән хәлгә килү. Мондый кабат ясалулардан мәгънәләре ягыннан катлаулы һәм аваз составлары ягыннан артык җәенкеләнгән сүзләр килеп чыга. Г.Алпаров

Җәенкеләнә бару Торган саен ныграк җәенкеләнү. Шунысын искәртеп узарга кирәк: төзелеше җәенкеләнә барган саен, мәкальләрдә кабатланып килгән сүзләрнең дә саны арта бара. Г.Нәбиуллина

Җәенкеләнә төшү Беркадәр, бераз җәенкеләнү; тагы да җәенкеләнү

Җәенкеләнеп бетү Тоташ җәелеп китү; бөтенләй җәенке хәлгә килү

Җәенкеләнеп калу Ниндидер сәбәптән соң җәенкегә әйләнү

Җәенкеләнеп килү Акрынлап җәенке була бару

Җәенкеләнеп тору Җәенке хәлдә булу, шул торышта булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә