ҖӘЕНКЕ с. 1) Яссы, тупыйк. Әле аның тез буыннары калтырый, аяклары ачыган йоннан басылган җәенке киез катаны чак кына өстери иде. Ф.Әмирхан. Гарифулланың киң җәенке йөзендә бу юлы мескенлек чагыла иде. А.Расих

2) Тирә-якка таралып үскән, киң ябалдашлы, тармакланып торган. --- дежур торучылар урман авызындагы җәенке ябалдашлы карама башыннан утрау каравылына сәгать саен кесә фонаре белән якты күрсәтергә тиешләр иде. А.Тимергалин

3) Аркылыга киң булып җәелгән, киң. Җәенке кашлар

4) Киңчә, яссы, җәелебрәк торган. Василий Степанович, яшькә кырык тирәсе булуына карамастан, гәүдәгә безнең студент шикелле чандыр, тик биткә генә таза, борыны да бераз җәенке иде. Х.Сарьян. Әни бервакытны: «Атаңның куллары корычтыр», – дигән иде. Миңа аның кулларының корычы --- ялтырап, шомарып торган җәенке бармак битләрендәдер кебек күренә. Г.Бәширов. Алкаланып, колак артларына төшкән куе аксыл чәче дә, ап-ак муены да, хәтта аз гына җәенкерәк борыны да – барысы да аңа тулаем бер сөйкемле йомшаклык биреп тора кебек. Ә.Еники

5) лингв. Баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре дә булган. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап, җөмләләр җыйнак һәм җәенке җөмләләргә аерылалар. Ф.Сафиуллина

6) мат. 90° тан 180° ка кадәрле булган. Җәенке почмаклы өчпочмакта бер почмак җәенке, калганнары кысынкы була. Геометрия

7) күч. Эчкерсез, шатлыклы. Аларның йөзендә һәрвакыттагыча җәенке елмаю балкый иде. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә