ҖӘЕН I и. Җәеннәр семьялыгыннан, шома тәнле, киң авызлы, зур башында берничә пар озын мыегы булган, төче сулыкларда яши торган тәңкәсез эре ерткыч балык; русчасы: сом. Ул Сакмар буеның болынлыгын, таллыгын күрсәң!.. Сакмар суы терекөмештәй саф. Җәеннәре бар... Х.Сарьян. Чабак күп кенә ерткыч балыклар – чуртан, судак, җәен, алабуга өчен азык булып тора. И.Рәхимов. Алар, үзләренең озын саплы, эче куыш итеп ясалган мутавычлары белән шапы-шопы суга бәреп, тирән җирләрдә качып яткан җәеннәрне куркытып чыгаралар. Беренче булып, кара сыртлы, ишкәк койрыклы көймә хәтле җәен күзгә ташлана. Ф.Яруллин |