ҖӘЕМ и. иск. 1) Бер тапкыр кулдан сугу өчен җәелгән көлтәләр тезмәсенең микъдары (үлчәү берәмлеге буларак). Борчакны ике җәем сугалар да ашарга керергә җыеналар болар. Әкият. Актык җәемне сугып бетерәбез дә, кулларга сәнәкләр алып, салам селкергә керешәбез. М.Гали

2) к. җәймә. Бер җәем токмач белән туй үтми. Мәкаль. Каяндыр ак он юнәтеп, сөттә генә изеп, өч йомырка сытып, майга баскан камырдан ике җәем токмач турады. М.Хәсәнов

3) Кибәргә таратып салынган бөртекле ашлык. Кояш күзенә таратылган кызгылт сары бодай җәеме янында Мәүлиха түти белән Әпипә, берәмлекләп, бодай чүплиләр. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә