ҖӘЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. җәю. Электр китерде, газ китерде колхоз, кешеләр әнә шифер, калай түбәле өр-яңа өйләргә – радиолары, телевизорлары булган, идәннәренә келәмнәр җәелгән өйләргә керделәр... Ф.Хөсни. Хәзер могҗиза ясыйм! Тылсымлы ашъяулык, җәел! М.Маликова. Дымны үткәрмәү өчен, шлак өстенә цемент эремәсе салына, ә аңа, битум белән сылап, өч кат рубероид җәелә. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү

2) Үсеп, зураеп, тирә-якка таралу, зур урын алу. Каһирәдә 5 миллионнан артык кеше яши, ул һаман үсә, җәелә. М.Юныс

3) Агып, саркып чыгу, билгеле бер урынны тоташ каплау. Менә Волжск тирәләре. Су диңгез булып җәелгән. И.Низамов

4) Бөртекле, вак яки сыек әйберләр, юка катлам булып, тирә-якка таралып яту. Күренеп тора: йорт борынгы, бигрәк тә аскы таш подвалы, ишегалдына җәелгән зур ак ташлары, капка төбенә яңа гына кисеп аударган йөзьяшәр тирәге... Ф.Бәйрәмова. --- [инешнең] язгы ташу вакытында суы күтәрелеп, ярларының ике ягына да җәелә. К.Миңлебаев

5) Яктылык, караңгылык, төтен, ис, томан кебек күренешләр тирә-якка таралу, бөркелү. Дөнья яктырган, күлдән күтәрелгән сыек кына ак томан һавага җәелә. Г.Ибраһимов. Кичке эңгер җәелгәндә, бүлмә кинәт караңгыланып китте. Т.Әйди. Ә шәһәр өстенә тыныч төннең зәңгәрсу кара канаты җәелгән. М.Маликова

6) Ян-якка киң булып үсү, тармаклану. Түбән җәелеп үскән колачларын карлар баскан чыршы төбендә, ак халатын киеп, кеше ята. Ш.Маннур. Лапас түбәсе төсле киң булып җәелгән карагай төбенә урнаштык. М.Әмир

7) Йомшап, изрәп киңәю, таралып китү; җәенкеләнү. --- мәктәп белән фатир арасында йөргәндә генә аяк өшерлек түгел, җәелгән киез итекне мич башына ыргытып, аякка биек үкчәле, яннан биш-алты төймә тезелгән, җылы эчле драп галош алып кидем... Ф.Хөсни. Ершовны танырлык түгел, ул симез бер урыс мужигына әйләнгән, --- чәчләр аксылга әйләнгән, иреннәр бөрелгән, бит җәелгән... Ф.Бәйрәмова

8) Еракларга сузылу, иркен җирне биләү. Кара Идел буйларына кадәр җәйләүләре җәелгән. М.Хәбибуллин. Бүлгәләмик уртак тарихыбызны, ул – Урал таулары кебек биек, кыпчак далалары кебек киң, Татар бугазыннан Каф тауларына хәтле җәелгән иксез-чиксез Татар Иле, Нугай җире... Ф.Бәйрәмова. --- июль айларында Пугачёв явы гаять зур территориягә җәелә. В.Имамов

9) күч. Киң таралу, активлашып китү. Мәдрәсәләрдә тарихи төс алган вакыйгаларга карата бәетләр чыгару, китап күчереп язу эшләре җәелә. С.Алишев

10) күч. Эчке хисләр, кичерешләр чырайда чагылу, йөзгә таралу. Теге дә тәрәзә янында торган хуҗаны шәйләп алды, ахрысы, тук йөзенә елмаю җәелде, нидер кычкырып, кул изәп куйды. Р.Зәйдулла

2. җәелеп рәв. мәгъ. 1) Иркенләп, тартынмыйча, озаклап. Ят малай, китү түгел, киресенчә, җәелебрәк утырды. Ф.Яруллин. Әгәр дин башында көчле иманлы тәкъва кешеләр – әмирләр торса, ислам диненең шушылай җәелеп эшли башлавы безнең өчен куанычлы гына булыр иде, без, ниһаять, милләтебезне коткарып калырдай иң зур көчне күрер, тояр идек. Ф.Бәйрәмова. Кил, җәелеп, рәхәтләнеп сөйләшергә. Йөрәгеңне учка салып серләшергә. М.Хөсәен

2) Киң булып, таралып. Юлыбыз чәчәкле болыннар, сөзәк тау битләре, җәелеп аккан Кубань елгасы буйларыннан үтә иде... Ф.Бәйрәмова

3) Иркенәеп, сузылып. Ята җәелеп Шүрәле читлек эчендә. Р.Зәйдулла

Җәелә бару Торган саен ныграк җәелү. Яурышкан урманы өстеннән күтәрелгән күгелҗем калын болыт, торган саен җәелә барып, авыл өстенә агыла башлады. Г.Бәширов. Яктылык көчәйгәннән-көчәя барды, өскә, югарыга күтәрелә барды, як-якка җәелә барды һәм берзаман бөтен шәрекъ ягын биләп алды. Н.Фәттах

Җәелә башлау Җәелергә тотыну. Билгеле инде: мондый җирдә һәртөрле сәүдә, коммерция эшләре аеруча кызу үсә һәм җәелә башлый. Ә.Еники

Җәелә төшү Беркадәр, бераз җәелү; тагы да җәелү. --- кырыгынчы еллар башында Садри Ахунның иҗат активлыгы тагын да җәелә төшә. Казан

Җәелеп бетү Бөтенләй җәелү, тулысынча җәелгән булу. Артык киемнәрен өстеннән салып, инде җәелеп беткән түшәк өстенә сузылды. М.Әмир. Башка күпчелек авылларга асфальт җәелеп беткән булса да, Юлыкка аны сузып өлгермәгәннәр. Ф.Фәтхи

Җәелеп килү Акрынлап, аз-азлап җәелү. Эңгер-меңгер куерып, караңгылык пәрдәсе җай гына җәелеп килә. Р.Мулланурова

Җәелеп китү 1) Кинәт җәелү. Алардан соң шомыртлы, баланлы, миләшле урман тугае, әрәмәлекләр җәелеп китә. С.Поварисов. Инешкә җитәрәк, ул бөтенләй дә җәелеп китә, сулары да саега. К.Миңлебаев. Кинаяле елмаю бөркелгән иреннәре җәелеп китәр дә, колак төбендә шаркылдап көлгән тавыш ишетер сыман. Р.Зәйдулла

2) Иркенләп, тартынмыйча, озын итеп сөйләү. Шуңа күрә, артык җәелеп китмичә, ниләр булганын гына әйтәсем килә. Ә.Еники. Валя алардан үзен, ничектер, өстен куя, тегеләр дә аның белән уртак сүз таба алмыйлар, мәктәптә өйрәнеп тә, инде онытыла башлаган урыс сүзләре җәелеп китеп сөйләшерлек түгел иде инде. Р.Зәйдулла. Ширияздан Сарымсаковның кечкенә истәлеге белән таныш ул. Сак язган, җәелеп китмәгән. Ф.Сафин

3) Иркенәю, башка эшләрне, мәшәкатьләрне хәтердән чыгару. «Язгы кыр эшләре вакытында халыкның вакытын алмыйча, иртәрәк башлап, бик җәелеп китми генә уйнагыз», – дип, артистларны кисәтеп куя председатель. Д.Гыймранова

Җәелеп тору Әле, хәзерге вакытта як-якка җәелгән хәлдә булу. Өстенә бөркәнгән җиңсез плащы, бөркет канатларыдай, як-якка җәелеп тора, башында кокардалы офицер фуражкасы. Ф.Яруллин. Яран гөлнең алсу чәчәклесе иде бу, ямь-яшел яфраклары тыгыз булып, нык булып җәелеп тора. Р.Батулла

Җәелеп яту Әле, хәзер, күз алдында җәелгән хәлдә булу. Эшкә бара колхоз батырлары, Җәелеп ята иркен басулар. Ә.Фәйзи. Түбәндә, киерелә биреп, очсыз-кырыйсыз диңгез җәелеп ята. Ә.Еники. Кул сузымы җирдә җәелеп яткан күл көзгедәй ялтырый, урман артында исә биек ак ташпулатлар тезелешеп киткән. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә