ҖӘЕЛДЕРҮ ф. 1) Үстерү, киңәйтү; эшне алга җибәрү. Башка бер спектакльдә режиссёр, сәхнә мәйданы белән генә чикләнмичә, тамаша залыннан файдалана, тамашаны сәхнәдә һәм залда җәелдерә. Г.Арсланов. Бу елларда ул --- күп җырлар, шигырьләр, поэмалар, опера либреттолары иҗат итә, тәнкыйть эшчәнлеген киң җәелдерә. Татар әдәбияты тарихы 2) Төрле хәбәр, фикер, идея һ.б.ны күп кешеләргә мәгълүм итү, пропагандалау, тарату. Без бу көрәшкә шулкадәр күнектек ки, сизмәстән, аны үзара мөнәсәбәтләргә дә җәелдердек... Ф.Дәүбаш. Ислам динен җәелдерү Җәелдерә бару Көннән-көн күбрәк җәелдерү. Шул ук вакытта ул [Һади Атласи] үзенең иҗтимагый һәм публицистик эшчәнлеген дә җәелдерә бара. С.Алишев Җәелдерә башлау Җәлдерергә тотыну. АКШ, дөньядагы террорлык актларын сылтау итеп, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләр территорияләрендә үзенең агрессив курсын җәелдерә башлады. К.Гыйззәтов Җәелдерә төшү Беркадәр, бераз җәелдерү; тагы да җәелдерү. Кагыйдә буларак, монда да Тукай Лермонтовта гомумиләштереп бирелгән деталь һәм мотивларны җәелдерә төшә, әсәрдәге фаҗига төсмерен көчәйтә һәм шигырьдә үзенең иҗади язмышын да чагылдыра. Н.Хисамов Җәелдереп җибәрү Тиз арада, кинәт җәелдерү. Ул эшне җәелдереп җибәрергә өлгермәде – чираттагы призыв буенча Кызыл Армия сафларына китеп барды. Г.Иделле. Әнә бит кыска гына арада Чаллы Язучылар оешмасында нинди эш җәелдереп җибәрде. М.Галиев Җәелдереп тору Һаман, әледән-әле җәелдерү |