ҖӘДИТ с. гар. иск. 1. 1) Яңа, яңача булган. Җәдит карашлар

2) Уку-укыту эшендә яңа булган, яңа метод белән эшли торган. Монда байбәтчән ең хәятын начар якка борып йибәргән сәбәпләрнең мөһимрәге – аның, Сәхилә карчык фикере белән җәдит мәктәбеннән алынып, ниндидер кадим, бохара бер мәхдүмгә бирелүе булып чыга. Г.Исхакый. Ягъни Исмәгыйль хәзрәт татарның (якташы Хөсәен Фәезхановлар планын гамәлгә ашырып) җәдит мәктәпләренә кадәр үк мәктәп системасын яңарта башлаган алдынгы мәгърифәтчеләреннән берсе булган. М.Гайнетдин

3) Яңалыкны, җәдитчелекне яклаучы, җәдитчелек тарафдары булган. Мин түгел, ди, абзарауни һәм түгелмен, ди, җәдит. Г.Тукай. [Атасы] Казандагы җәдит байларга ияреп, аны Хөсәениягә укырга җибәрде. К.Нәҗми

2. и. мәгъ. 1) Яңалык, яңачалык. Мөхәррирнең бу өченче дәвердәге әсәрләрендә, «Инкыйраз»гача чыкканнарындагы кебек, милли тәрәкъкый пәрвәрлек, җәдит һәм кадим көрәше дә --- юк. Г.Газиз

2) к. җәдитче. Кемдер – кадим, кемдер – җәдит, Кемдер кызгылт көрән. Үткән белән бәхәсләшеп, Яңа чорга керәм. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә