ҖӘДВӘЛ и. гар. 1) Таблица. «Я» хәрефенә туры килгән цифрны ачыклау өчен җәдвәл төзибез. Р.Нуруллин. Бу сөйләнгән аваз үзгәрешләрен түбәндәге җәдвәлгә җыеп күрсәтергә мөмкин. Г.Алпаров. Европада, кешеләрнең туган вакытына карап, бу вакытта аны нинди агач саклавы турындагы урман җәдвәле төзегәннәр. Татар милли педагогикасы

2) Эш расписаниесе, план. Үзләре чөн төзделәр иң әүвәле мәңгелек тәфсилле «шайтан җәдвәле». Ш.Бабич

3) Дәресләр расписаниесе. Хәзер күз алдыбызда Мәрҗанинең төрле вакытларда ул укыткан дүрт данә җәдвәле бар. Ш.Мәрҗани



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә