ҖӘБРАИЛ и. гар. дини Ислам динендә: Исрафил, Микаил, Газраил белән беррәттән дүрт олуг фәрештәнең берсе: Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләргә вәхи китерү белән вазифалы арадашчы фәрештә; Җибрил. Җәбраил галәйһиссәлам Адәм галәйһиссәламгә өч нәрсә китерде: гакыл, хәя, дин. К.Насыйри. [Туташ] Каршында сүз ачарга батырчылык итә алмаган гашыйк өчен җәбраил бул! М.Фәйзи. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре фәрештәләрнең олугларыннан Җәбраил галәйһиссәлам аша әмерләрен һәм сүзләрен пәйгамбәребезгә белдерде. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә