ҖӘБЕРСЕТҮ ф. Үпкәләтү, кимсетү, рәнҗетү. Бу үз һөнәре белән горурланырга яраткан картны чиксез ачуландырды һәм җәберсетте. Г.Әпсәләмов Җәберсетә төшү Беркадәр җәберсетү; тагы да җәберсетү Җәберсетеп бетерү Барысын да җәберсетү; бик нык җәберсетү Җәберсетеп җибәрү Кинәт җәберсетү. «Әллә миңа ышанмый башладыңмы?» Бу сүзләр Таняны җәберсетеп җибәрде. Г.Әпсәләмов Җәберсетеп килү Даими рәвештә, электән үк җәберсетү Җәберсетеп тору Һәрвакыт, гел җәберсетү. Хәмит белән сеңлесенә әтиләре барында караңгы чырай, явызлыгын күрсәтмәскә тырышса да, Зөбәрҗәт, ул юкта, аларны гел тамактан аера, һәрвакыт кимсетеп һәм җәберсетеп тора иде. З.Фәйзи |