ҖӘБЕРСЕНҮ ф. Үпкәләү, рәнҗү. Газизәнең чыраена, чынлап та, кәеф китү, җәберсенү күләгәсе төшкән. Ш.Камал. Карчык бу сүзгә шактый җәберсенде. Г.Гобәй. «Әти исән булса...» дигән уй кереп чыга Идриснең башына. Элек-электән, берәрсенә җәберсенсә, шулай була торган иде. Л.Гыймадиева Җәберсенеп калу Җәберсенгән халәткә килү. Җәберсенеп калган чакларымда Кул сузасың миңа – малайга. Х.Әюп |