ҖӘБЕРЛӘ’Ү ф. 1) Изү, кыерсыту, җәбер-золым күрсәтү. Моннан 4 ел элек тә кулаклар этлек эшләп ята иде, --- хәзер дә шулай ук ярлыларны җәберлиләр. М.Әмир. Нәтиҗә: империя хуҗалары да үзләрен кәккүк кебек тоталар, басып алган халыкларны җәберләү сәясәте уздыралар. М.Әхмәтҗанов. Үзенә файда булса, Лохмачев кешене җәберли дә, кимсетә дә ала. М.Юныс

2) Рәнҗетү, кимсетү. Ни өчен мин аны шундый начар сүзләр белән җәберләдем? Р.Ишморат. Шулай да болгарлар бортасларны җәберлиләр икән, аларга да усаллык белән җавап кайтарырга кирәк. Т.Нәбиуллин

Җәберләп бетерү Барысын да җәберләү; бик нык җәберләү

Җәберләп йөрү Һәрберсен җәберләү, рәттән һәркемне җәберләү. Бөтен мәктәп баласын кимсетеп, җәберләп йөри иде бит ул [Әнәс Килдеков]. В.Нуруллин

Җәберләп тору Даими, регуляр рәвештә җәберләү. Анда, Византиядә, ясак җыючы дәүләт чиновниклары гади халыкны бертуктаусыз кыерсытып, җәберләп торалар... Ф.Урманче. Үги әнисе аны гел кыйнап, җәберләп тора. М.Хәнәфи

Җәберләп ташлау Кинәт, көтмәгәндә җәберләү. Хәтта кайберәүләр үзенә хәтер калдыргыч сүзләр ычкындырганда да, хәтта берәр усалрагы кайчагында җәберләп ташлаганда да, ул [Һарун], үзен яклап, берни эшләмәде. Н.Фәттах

Җәберли башлау Җәберләргә тотыну. Фабарисов моны хатыныннан күрде, балалары булмасын белгән көннән ул аны кага, җәберли башлады. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә