ҖӘБЕРЛӘНҮ ф. 1) Кем тарафыннан булса да җәбер-золым күрү, изелү. Җәберләнгән алар алпавыттан, Төрмәләрдә алар булганнар. Н.Баян. Бу эшкә ул, күрше-тирәләреннән җәберләнеп, йә булмаса бөтенләй тар-мар ителеп, ил-суларыннан куылып җибәрелгән --- кыпчак ыруларын кабул иткәч кереште. М.Хәбибуллин

2) Хурлану, кимсенү, рәнҗү. Оят, хурлык һәм бик нык җәберләнү хисе, ут ялкыны кебек, аның йөрәгенә һөҗүм итә, яндыра иде. Ш.Камал. Шуннан соң әти, бик сыкранып, җәберләнеп булса да, келәтне Арчаның Иван исемле сатучысына азык-төлек кибете ачарга бирмәкче булды. Г.Бәширов

Җәберләнә калу Кинәт җәберләнү, җәбер тою. – Сез китә-китә, әле монда ике кыш чыгарга булыр, – диде [Хатип]. Исмәгыйль бу сүзләргә җәберләнә калды. Ш.Усманов

Җәберләнеп алу Бераз, аз гына җәберләнү. Ибраһим эченнән хәтта җәберләнеп алды, чөнки бу сөаль артына, кыюсыз гына булса да, шик-шөбһә яшеренгән иде. Г.Бәширов

Җәберләнеп килү Күптәннән, элек-электән, дәвамлы рәвештә җәберләнү. Россиядә яшәүче халыкларның күпчелеге – урыслар тарафыннан яулап, басып алынган, ничәмә-ничә гасырлар изелеп, җәберләнеп килгән халыклар бит. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә