ҖӘБЕР и. гар. 1. Изү, кыерсыту, золым. Мин шуңа гаҗәпләндем: тоташ акылдан торган галәмдә каян туа икән сугыш, җәбер, сәясәт тәкәбберлеге шикелле акылсызлыклар? М.Юныс. Женя – балачактан ук Пахомовтан җәбер күреп үскән малай. М.Насыйбуллин. Күпме кимсетү, күпме мәсхәрә, күпме җәбер күрде минем кечкенә халкым?! Р.Батулла

2. с. мәгъ. Изү, кыерсытуга караган, золым итә торган. Әтием дә гомере буена Кеше малын көтеп, Җәбер сүз ишетеп, Өйдән өйгә йөреп туенган. Ф.Кәрим

Җәбер күрсәтү Кемне дә булса кыерсыту, кимсетү; михнәт кылу. Җәбер күрү Җәберләнү, изелү. Бу кадәр җәбер күргәнче, үләргә разыймын. Г.Коләхмәтов. Сихер бөтиеннән җәбер күргән һәр җан иясе ирек алсын. Р.Хафизова. Җәбер салу Афәт, зыян китерү. Юньле карак үз авылына җәбер салмый, ди бит! Г.Бәширов. Сау җаннарга нәфрәт, җәбер салып, Хәтерләргә сеңгән шул заман. Ф.Шәех. Җәбер тидерү к. җәбер күрсәтү. [Икенчесе] Һичберәүгә җәберен тидерми, һичбер хатын-кызны, өстерәп, зыр-зыр әйләндерми. Ф.Әмирхан. Җәбер тиерү к. җәбер күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә