ҖӘББАР и. гар. иск. 1) Зур көч, кодрәт иясе, Аллаһ. Аздырырмын дөньяны, бел, җәббарым. Ш.Бабич. Бәлкем, Ходай биргән әкә... доганың, ялваруларның бөек җәббарга ирешүен --- күрергә тырышадыр. И.Салахов 2) Җәберләүче, изүче, залим. --- гакылы белән тәгъбир итеп җиткерә алмаса да, ул, эчке бер сизенү белән, ире Җәләлне хаксыз рәвештә үзенә гомер буенча хуҗалык итмәктә булган бер залим, бер җәббар кебек тоя. Г.Ибраһимов |