ҖАҺИЛЛӘНҮ ф. Икейөзлеләнү, монафикълану, ярарга тырышу. Сәлмән карт җәмәгать җыенында, старостаны, аның салымнардан кергән акчаны үзләштерүен акларга тырышып, бик төче телләнеп, җаһилләнеп сөйли. Ф.Хөсни. Алар кайтса, кайнана алмаштырып куйгандай үзгәрә --- андый чакларда кырыс һәм гадел холыклы Сафура «кара нинди җаһилләнә, йомры телен тасма итеп җәя бит бу җылан» дип уйлый иде. Гөлшәһидә

Җаһилләнә бару Көннән-көн җаһиллеге көчәю

Җаһилләнә башлау Җаһилләнергә тотыну

Җаһилләнә төшү Бераз җаһилләнү; беркадәр җаһиллек күрсәтү

Җаһилләнеп калу Берәр эш-хәлдән соң җаһилгә әйләнү

Җаһилләнеп китү Кинәт җаһилгә әйләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә