ҖАҺИЛИЯТ и. гар. 1) Наданлык, белемсезлек. Казан (ханлык) тар-мар ителгән көннән бирле, татар дөньясында мәктәпләр системасы юкка чыгарыла. Төбәк караңгылык, җаһилият упкынына тарый. М.Гайнетдин 2) Мәҗүсилек, исламгача булган дәвер. Гарәп халкы арасында җаһилият заманында бәгъзы бер гадәтләр бар иде. К.Насыйри. Динсезлек, мәҗүсилек безне җаһилият дәверенә кайтарса, дин, иман безне илаһият чорына илтә. И.Әмирхан |