ҖАҺИЛ с. гар. 1. 1) Надан, белемсез. Фәкыйрь булып та галим булмак, бай булып та җаһил булмактан артыктыр. Имам Малик. Нә файда, Галиәкбәр агай – никадәр бай булса да, шулкадәр җаһил бер адәмдер. Ш.Мөхәммәдев. [Колшәриф хәзрәтләре:] «Хаклык өстен чыгар, җаһилләр, наданнар рисвай кылыныр һәм хөкем ителер», – дип, изге сүзләрне мәҗлестә янә бер тапкыр кабатлады. М.Хәбибуллин 2) Икейөзле, монафикъ. Бермәлне гаепле кеше төсле югалып калдым. Липатникова җитәкләгән җаһил команда каршында да болай коелып төшкәнемне хәтерләмим. Т.Галиуллин. – Бу хәтле җаһил дә булырсың икән!.. – Нәгыймәттәй, ярсуына буылып, шуннан да артыгын әйтә алмады. К.Кәримов 2. и. мәгь. 1) Хыянәтче, сатлыкҗан; юньсез кеше. Юл озын, хәвефле, юлбасарлар белән очрашу куркынычы да бар. Хәер, ул җаһилләрнең матбагачылар алып бара торган йөккә бик исләре китмәс иде дип уйларга кирәк. Мәдәни җомга 2) Көнче, көнләшүче. Бәгъзе җаһил серең белсә, арттан төшәр, Хасидләр бәйләнергә әзер торыр. М.Гафури |