ҖАСУС и. гар. иск. Шымчы, шпик, шпион, яшерен полиция агенты. Өч ел үткәннән соң гына, беренче хәбәре килә: аны [Әхсәнне] «халык дошманы», «сатлыкҗан», «җасус» дип тапканнар һәм Магадан төрмәсенә озатканнар, шунда шахтада эшли икән. Т.Галиуллин. Кулларында кылыч-мылтык, яннарында җасус, шымчы, әләкчеләр, аяк чалучылар. Р.Батулла. Җасусларсыз власть булмый, дип, Гөлсаф тумачи күпме әйтте. Б.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә